татарский.jpg





Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты

 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты


Уку йорты Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты филиалы буларак 1969нчы елда ачыла, 1974нче елда Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1991нче елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. 1995нче елның маенда академия статусын, 2002нче елның 4 июлендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты статусын ала.

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (КазГУКИ – КДМСУ) классик алымнар белән беррәттән яңа укыту традицияләре кулланыла торган, эзлекле рәвештә үсештә булган мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы региональ югары белем бирү үзәге. Университет – прогрессив рәвештә үсүче, хәзерге чорның иҗтимагый – икътисад һәм җәмгыяти – сәясәт шартларына яраклашкан, регионда, федераль һәм халыкара мәгариф мәйданында актив интиграцион роль уйнаучы югары уку йорты.

Хәзер Урта Идел республикаларында бездә укып чыгучылар эшләмәгән бергенә мәдәният оешмасы да, мәдәният һәм сәнгать уку йорты да юк. Хәзерге вакытта респуликада һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар халкының мәдәният һәм тел үсешенә булган ихтияҗын истә тотып, Университет кайбер белгечлекләр буенча татар телендә укыту өчен абитуриентлар кабул итә.

2011нче елда Урта Идел республикаларының 20дән артык мәдәният һәм сәнгать уку йортларын берләштергән Региональ университет белем бирү округы оештырыла, аның методик һәм фәнни үзәге булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты билгеләнә.

Университетның региондагы динамик үсешендә үзәк урын булып Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты мирасы санала, шул ук вакытта, төп игътибар региондагы халык иҗаты һәм классик сәнгатьнең узара бәйләнешенә, бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә дә юнәлдерелә.

Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 9 факультет, 30 кафедра эшли, алар белем бирүче төп программаларны тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).

Көндез һәм читән торып 3меңгә якын студент укый, шул исәптән 1600дән артык укучы укудагы, фәнни-тикшерү һәм иҗат эшендәге югары уңышлары өчен Россия Федерациясе бюджеты исәбенә академик һәм социаль стипендия алалар.

Университет кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Россиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.

КДМСУ студентларының практика уза торган урыннары булып 250дән артык мәдәният сәнгать оешмалары, социаль сфера, мәгариф, туризм һәм кунакчылык өлкәсе, җәмәгатьчелек оешмалары торалар.

Эшкә алучылар соравы буенча 80% якын чыгарылыш студентлары эш урыннарына җибәреләләр.

КДМСУ укытучылары фән һәм иҗат эшендә актив катнашалар. Тарих, фәлсәфә, классик сәнгать, милли сәнгать, Идел буе халыклары этнографиясе һәм фольклоры, культурология, музей эше, иҗтимагый педагогика, китап тарату эше, идарә итүне документлаштыру, китпаханә-магълүмат эше буенча проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Ел саен университетта региональ, бөтенроссия һәм халыкара статусында булган конференцияләр уздырала.

Г.Камал  исемендәге татар дүәләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге музыкаль-драматик театр, яшьләр театры, курчак театры һәм “Яңа гасыр” телекомпаниясе белән берлектә Татарстан өчен генә түгел, РФ регионнары өчен дә профессиональ актерлар һәм режиссерлар әзерләү алып барыла.

КДМСУДа халык инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләре, катнаш һәм татар хорлары, бию коллективлары бар һәм алар уңышлы эшләп киләләр.

Китапханә - мәгълүмат оешмалары белән берлектә (Татарстан Республкасы Милли китапханәсе, Н.И. Лобачечский исемендәге Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсе, Республикасының яшьләр китапханәсе һ.б.) китапханә - мәгълүмәт эше, информатика, документ белән эш итү өлкәсендә белгечләр әзерләнә.

1999нчы һәм 2000нче елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенроссия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда ЮНЕСКОның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.

2006нчы елда Университетның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.

Университетта заман таләпләренә туры килә торган мультимедийный һәм компьютерлары булган уку класслары, лабораторияләре, мастерскойлар, Универсиада 2013 объектлары исәбенә керүче “Итил” спорт комплексы, студентлар кафесы бар. “Студентлар йорты” күп еллар буе Казандагы иң яхшы студентлар торагы булып исәпләнә.